Юбилеегыз котлы булсын!
Урта Баграж авылында яшәүче бертуганыбыз Елена Степановна Кузьминаны күркәм юбилее белән котлыйбыз.
Кадерле туганыбыз, сиңа зур сәламәтлек, озын гомер, алдагы көннәреңдә кайгы-хәсрәт күрмичә яшәвеңне, балалар бәхете һәм балаларың, оныкларың, туганнарың белән бергә озын-озак имин гомер итүеңне телибез.
Сокланырлык синең үткәннәрең,
Алдамаса икән көткәннәрең.
Бүгенгең дә синең матур булсын,
Көләч йөзең һәрчак балкып торсын.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Иң изге теләкләр белән Тавлиновлар, Панфиловлар, Бутаковлар гаиләләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев