Юбилеегыз котлы булсын!
Зәй шәһәрендә яшәүче Альбина Борисовна Таймасовага 30 декабрьдә 45 яшь тула.
Кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем, кызыбыз, киленебез, сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Таң җилләренең наз-лысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхет, эшеңдә уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер итәргә язсын, тигез тормышта балаларыгызның игелеген күреп озак яшә.
Йолдыздай җемелди ак карлар,
Күмелә бар дөнья аклыкка.
Ак кышта килгәнсең дөньяга
Әйләнеп өр-яңа шатлыкка.
Яшә син һәрвакыт елмаеп,
Борчулар кермәсен күңелгә.
Бәхетең кояш нуры сипсен,
Сүрелми гомергә-гомергә.
Иң изге теләкләр белән әти-әниләрең, тормыш иптәшең Юрий, балаларың Аделя, Дмитрий, киявең Алексей, оныкларың Полина, Матвей. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев