Юбилеегыз белән тәбриклибез!
Кадер урта мәктәбе филиалының Югары Пәнәче мәктәбендә күп еллар хезмәт куючы Рәзинә Хәниф кызы Харисованың бу көннәрдә 60 яшьлек юбилее булды.
Хөрмәтле Рәзинә Хәнифовна, гомер бәйрәмегез уңаеннан җылы теләкләребезне кабул итеп алыгыз. Без сезне булдыклы, эшкә батыр, тынгысыз кеше буларак беләбез. Сез һәрвакыт якты йөзле, юмарт, ачык күңелле. Төгәллек, сабырлык, чисталык сорый торган хезмәтегезне бөтен күңелегезне, йөрәк җылыгызны биреп башкарасыз. Үзегезгә һәм якыннарыгызга бәрәкәтле имин тормыш, рух ныклыгы, уңышлар, җан тынычлыгы телибез. Балаларыгыз, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, уңышларына куанып, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Уңган-булган хуҗабикә, акыллы тормыш юлдашы, якыннарын өзелеп яратучы әни булып алга таба да бәхетле яшәгез.
Сез җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк,
Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.
Сез яшисез шундый матурлыкка
Тагын матур бер ямь өстәргә.
Гомер юлыгыз сокланырлык —
Үрнәк булып, матур яшисез.
Тырыш, сабыр, кыю, тәвәккәл,
Олы җанлы изге кеше сез.
Хөрмәт белән мәктәп коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев