Юбилеегыз белән тәбриклибез!
Югары Мәлем авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Бибисания Илһам кызы Насыйрованың бүген 80 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез, әбиебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа хәерле озын гомерләр, олы куанычлар, ак бәхетләр, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Син киң күңелле, сабыр, хезмәт сөючән, үрнәк әни, безнең ныклы терәгебез киңәшчебез, таянычыбыз. Киләчәктә дә балаларыңның куанычын, игелеген күреп, оныкларыңа сөенеп, муллыкта, саулыкта озын гомер кичерергә насыйп булсын сиңа.
Һәрбер иртә сине куандырып
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
Куанычлар гына алып килсен
80 яшең – олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың исеменнән Кәбировлар гаиләсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев