Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

Юбилеегыз белән котлыйбыз!

Аксар авылында туып үсеп, шунда гаилә корып, бүгенге көндә дә туган авылында яшәүче кадерле, яраткан әнкәебез Дамирә Риян кызы Тәхаутдинованың 9 сентябрьдә матур бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

Әнкәй, сине күркәм юбилеең белән котлап, сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, бәрәкәтле тормыш телибез. Син олы җанлы, киң күңелле кеше, безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Тормыш һәм язмыш сынаулары никадәр генә авыр булса да, баш имәдең, кыен-лыклар алдында куркып калмадың, сер бирмәдең, без - балаларыңа, оныкларыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Әтиебез Илгизәр бик яшьли арабыздан китеп барды, ләкин син “балаларым” дип, көчле булырга тырыштың. Һәрвакыт безгә ышаныч, терәк булып яшисең. Ә кирәк вакытта кырыс һәм таләпчән дә була беләсең. Бүгенге көндә син – әнкәебез бик бәхетле дип уйлыйбыз. Чөнки сине өзелеп яратучы балаларың, оныкларың, хөрмәт итүче туганнарың бар. Алдагы көннәрдә дә без – балаларың игелеген күреп, хәерле озын бәрәкәтле гомер кичерергә язсын иде сиңа, әнкәй! Туган йортыбыз һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа.
Әнкәй, дип әйтер кешең булу –
Нинди бәхет бит ул дөньяда!
Шатлыкларың булса – уртак була,
Кайгыларың булса – югала.
Уйлама әле, әнкәй, картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Сиңа рәхмәт сүзен, әнкәй,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше иттең,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Иң изге теләкләр белән балаларың Искәндәр-Гөлинә-Әмир, Адель, Резеда-Айдар-Динә-Ясминә. Безнең теләкләргә барлык туганнар, кода-кодагыйлар да кушыла. 349.

  • Чыбыклы авылында туып үсеп, хәзерге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Әсхәт Ризатдин улы Биккининга 10 сентябрьдә 60 яшь тула.
    Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, сине чын күңелебездән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Гомерең буе тырышып, тормышлар мул булсын дип яшисең син. Син олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, ярдәмчел, сабыр холыклы, туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып гомер кичерәсең. Киләчәктә дә яшәү дәртең бер дә кимемәсен, һәрчак безне шат күңелең, көләч йөзең белән сөендереп яшә. Көннәрең бүгенгедәй матур, бәрәкәтле булсын, туар таңнар бары шатлык-лар гына алып килсен, хәерле гомерләр көтсен сине. Саулыкта, муллыкта, тигезлектә, бер-беребезгә ышанычлы терәк-таяныч булып гомер кичерсәк иде.
    Туган көнең - юбилеең белән
    Барыбыз да сине котлыйбыз.
    Теләкләрнең бары изгеләрен
    Чын күңелдән сиңа юллыйбыз.
    Бетмәс бәхет сиңа юлдаш булсын,
    Күтәренке булсын күңелең.
    Шатлык-куанычлар белән генә
    Үтсә иде калган гомерең.
    Шат елмайган нурлы йөзеңнән
    Өмет чаткылары сүнмәсен.
    Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, кияү, киленнәрең һәм оныкларың. .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев