Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

Юбилеегыз белән котлыйбыз!

Сармашбаш авылында яшәүче Юныс Ибраһим улы Мортазинга 4 сентябрьдә 70 яшь тула.

Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык  кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем! Сине олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син зирәк акылың белән тормыш дулкыннарын айкап, матур итеп яшисең. Тормышта безгә үрнәк, терәк-таяныч, һәрчак киң күңелле, олы йөрәкле, һәммәбез турында да кайгыртып яшәүче ныклы таянычыбыз, яклаучыбыз булып торасың. Янәшәбездә синең кебек әтиебез булу белән без чын-чынлап бәхетле. Киләчәктә дә тормышны яратып, шатлык-куанычларны бергә уртаклашып, Вәзилә апа белән пар канат булып озак яшәсәгез иде. Бүгенге матур тормышыбыз өчен зур рәхмәт сиңа.  Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, куанычлы көннәр телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең уң булсын. Һәр туар таңга куанып, балалар, оныклар игелеген күреп, аларга куанып, озын-озак яшәргә насыйп булсын. 

Бәхетләрдән генә торган
Гомер язсын үзеңә.
Ак гөлләргә төренеп килсен
Гомереңнең көзе дә.

Гел шулай кыю бул бөркеттәй,

Хыялың, өметең зур булсын.

Башлаган эшеңне һәрвакыт

Ходаем бары тик уң кылсын.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Вәзилә, балаларың Айгөл, Нияз, Раилә, киявең Радик, киленең Ирина, оныкларың Ильвар, Әнвәр, Кәрим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев