Юбилеегыз белән котлыйбыз!
Югары Баграж авылында яшәүче Мария Сергеевна Осиповага 3 августта 75 яшь тулды.
Олы йөрәкле, киң күңелле, сабыр холыклы, безнең өчен иң кадерле әниебез, әбиебез! Без сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Һәр туар таң сәламәтлек, җан тынычлыгы, шатлык-куанычлар, бәхетләр, кайгы-хәсрәтсез көннәр алып килсен. Якыннарыңның күңел җылысын тоеп, балаларыңның куанычын күреп, озын гомер кичерүеңне телибез.
Син бит безнең тормыш яме,
Авыр чакта олы бер терәк.
Озак яшә, исән-сау бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
Без телибез сиңа озын гомер,
Шатлыкларның иң-иң олысын.
Бәхетләрнең мәңгелеген генә,
Ә гомернең якты, нурлысын.
Иң изге теләкләр белән кызларың Светлана, Людмила, кияүләрең Александр, Михаил, улың Геннадий, киленең Ирина, оныкларың һәм оныкчыкларың. 303.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев