Юбилеегыз белән котлыйбыз!
Урта Баграж авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем Зинаида Александровна Утягановага 8 июльдә 55 яшь тула.
Кадерле, газиз кешебез, сине ихлас күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Иң якын, иң сөекле, иң ягымлы, иң кадерле кешебез син безнең! Таянычыбыз, ышанычыбыз, туган йортыбызның җылысын кадерләп саклаучы да син. Матур, тату гаиләдә, ныклы нигездә әтиебез белән ике бала үстереп, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Бүген әтиебез белән бергәләп оныкларыгыз өчен сөенеп яшисез. Һәрберебезне якты йөз, җылы сүз белән каршы аласыз, табыннарыгыз мулдан, йөзегез һәрчак нур сибә.
Алдагы көннәрдә дә матур бер гаилә булып, бер-беребезнең мәрхәмәтен, күңел яктылыгын, җан җылысын, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәерле, тыныч тормышта гомер итәргә насыйп булсын. Барысы-барысы өчен дә олы рәхмәт сиңа! Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, безнең уңышларга куанып, һәр мизгелдән тәм табып, җан җылыбызны тоеп, әтиебез белән тигезлектә озын-озак бәхетле гомер кичерсәң иде.
Син бит, әни, безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, әни, мәңге яшь бул,
Иң кадерле, якын кешебез.
Сәламәтлек ташламасын сине,
Гаиләдә булсын бөтенлек.
Без телибез сиңа чын күңелдән
Озын гомер, бәхет, иминлек.
Иң изге теләкләр белән сине яратып тормыш иптәшең Валерий, улың Иван, кызың Надежда, киявең Юрий, киленең Надежда, оныкларың Тимофей, Артемий, Яна, Анастасия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев