Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз!

Юбилеегыз белән!

Светлана Ильинична Усманованы юбилее белән хезмәттәшләре котлый.

Сарсаз-Баграж мәктәбенең техник хезмәткәре булып эшләүче Светлана Ильинична Усманованы 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Хөрмәтле Светлана Ильинична!   Сезне олы юбилеегыз белән котлап,  иң матур теләкләребезне юллыйбыз! Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгыз, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тигез мул тормышта яшәвегезне телибез. Барлык уй-хыялларыгыз да тормышка ашсын. Тынгысыз күңелегез, эш сөючән, ярдәмчел, күркәм холык-фигылегез өчен без сезне бик хөрмәт итәбез. Алга таба да тормыштан - ямь, хезмәтегездән тәм табып яшәргә язсын.
Тәбриклибез Сезне чын күңелдән,
Котлы булсын юбилеегыз!
Кайгы, хәсрәт сезне читләп үтсен,
Шау бәхеткә тулсын өегез.
Шатлык тулы якты коннәр
Сезгә гел юлдаш булсын,
Бүгенге матур мизгелләр
Гел кабатланып торсын!
Хөрмәт белән мәктәп коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев