Юбилеегыз белән!
Дүрт-Мунча авылында яшәүче Петр Васильевич Емельяновка 4 июльдә 55 яшь тула.
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Син гаиләбезнең тоткасы, балалар дип ихластан куанып, барыбызны да кайгыртып яшәүче. Тормышны төптән җигелеп тарткан көчле ир асылы син. Гомерең буе тырышып, тормышлар мул булсын дип яшисең син. Туар таңнар бары шатлыклар гына алып килсен, хәерле гомерләр көтсен сине. Әниебез белән бергә бәрәкәтле матур тормышта, балаларыгыз һәм оныкларыгызга куанып, бер-берегезгә терәк булып, тагын күп еллар безне сөендереп яшәгез. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Барыр юлларың озын, көннәрең имин булсын, җан тынычлыгы белән гомер итәргә язсын.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып җирдә яшә син.
Озак еллар сау-сәламәт булып
Яшен булып күкрәп яшьнә син!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Лилияна, балаларың Светлана-Айрат, Вячеслав-Анна, Валерий, оныгың Алиса.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев