Иске Зәйдә яшәүче Тәскирә апаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар
Иске Зәй бистәсендә яшәүче тыл ветераны Тәскирә Мөхәммәтгалиевага 15 гыйнварда 95 яшь тулды.
Аны олы юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район мәдәният йорты каршында эшләп килүче автоклуб хезмәткәрләре, юбилярның балалары, оныклары килде.
Тәскирә Ширияздан кызы тумышы белән районыбызның Апач авылыннан. Аның балачагы булмаган да диярлек, чөнки ул — сугыш чоры баласы.
Сугыш чоры баласы буларак өч класс белем алган Тәскирә апа хезмәт юлын башка яшүсмерләр кебек үк колхозда эшләп башлый. Көтү көтә, урман кисә. 1954 елда аны димләп Сармашбаш авылы егете Мөхәммәтзәкигә кияүгә бирәләр. Гаилә корып, биш бала үстерәләр. Колхозда Зәки абый белән бергәләп комбайнчы ярдәмчесе булып эшли Тәскирә апа. 1965 елда Иске Зәйгә күченеп килгәч, СМУ-төзелеш оешмасында бетончы, «Сельхозтехника», «Сельхозхимия» берләшмәләрендә җыештыручы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Тормыш иткәндә бала кайгылары да күрергә туры килгән: 9 яшьлек уллары Минзаһит авырудан үлгән. Тәскирә апа бүгенге көндә дүрт кызы — Венера, Резеда, Рәмзия, Фәйрүзәсе, аларның балалары, оныкларына сөенеп яши.
Петр Сергеевич ветеранга Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы котлау открыткаларын, бүләк тапшырды. Автоклублылар исә матур чыгышлары, җырлары белән ветеранга бәйрәм рухы өстәде. Юбилярга балалары, оныкларының да әйтер сүзе күп булды.
Бүгенге тормышының ипле генә баруына куанып гомер кичерүче Тәскирә әби үзен котларга килүчеләргә зур рәхмәтләрен житкерде, ил-көннәребезнең тыныч булын теләде.
Фотолар автоклубтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев