Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

Гомер бәйрәмең белән котлыйбыз!

Түбән Лоҗы авылы китапханәчесе Разия Фәхразый кызы Шаһиевага 8 гыйнварда 60 яшь тула.

Разия, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән тәбрик итәбез. Син яхшы күңелле, сабыр холыклы, кешелекле, олы җанлы кеше – без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Синең күңелеңнән игелек, нур, миһербанлылык бөркелеп тора. Тормыштагы шатлык-борчуларны уртаклашып яшәрлек, төпле киңәшләрен бирүче киң күңелле, мәрхәмәтле, ачык йөзле син. Һәрвакыт шулай ярдәмчел, көләч йөзле булып кал. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, улыңның игелеген күреп, шат, күңелле булып озак яшә.

Яшә әле, дөнья иркен бит ул,
Һәркемгә дә урын җитәрлек.
Йөрәгеңдә ялкын, тәндә көч бар
Тормыш сукмагыннан үтәрлек.
Янәшәңдә якын кешеләр бар,
Дусларың бар иңен куярлык.
Күңелең иркен, шулкадәрле иркен
Бу җиһанның нуры сыярлык!
Дөнья иркен бит ул, урын җитә,
Тарсынмасаң әгәр җиһанны!
Каршыларга язсын тик сөенеп
Алсуланып аткан һәр таңны!

Хөрмәт белән хезмәттәшләрең Энҗүдә апаң, Галия, Ильмира.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев