Гомер бәйрәмегез котлы булсын!
Котлыйбыз!

Гомер бәйрәмегез котлы булсын!

Кадер мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Лариса Михайловна Солтановага бүген, 13 октябрьдә 55 яшь тула.

Хөрмәтле Лариса Михайловна, Сезне күркәм юбилеегыз белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сез – гомерегезне балалар укытуга, яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган шәхес. Тынгы белми торган, алга омтылып яшәүче, оста оештыру сәләтенә ия, киң эрудицияле, зирәк акыллы кеше. Эшегезне бар күңелегезне биреп башкарасыз. Шуның белән хезмәттәшләрегезнең һәм укучыларыгызның ихтирамын яуладыгыз. Киләчәктә дә барыр юлларыгыз озын, табыннарыгыз мул, сыйлы булсын. Балаларыгызның игелеген күреп, исәнлек-саулыкта, искәрмәс шатлык-куанычлар һәм рух күтәренкелеге, җан тынычлыгы белән, бәрәкәтле, тормыш иптәшегез белән имин тигез тормышта бәхетле гомер итегез.

Озын булсын Сезнең гомерегез,

Тыныч булсын һәрчак күңелегез.

Бәхет чишмәләре мул аксын,

Зур шатлыклар белән таң атсын 

Үзгәрмәгез, гомер буе шулай

Яшь күңелле булып калыгыз.

Бәхет, саулык юлдаш булсын Сезгә,

Борчу белмәс шул чак җаныгыз.

Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрегез.


Нет комментариев