Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Гомер бәйрәмегез котлы булсын!

Түбән Биш урта мәктәбе директоры Лариса Андреевна Иванованы күркәм юбилее белән котлыйбыз.

Хөрмәтле Лариса Андреевна! Сез үз һөнәрегезне яратып, намус белән башкарасыз, балаларны ихлас яратасыз,  куйган максатыгызга ирешүче, тәвәккәл, тынгысыз шәхес. Абруйлы җитәкче, оста оештыручы булуыгызның күрсәткече - мәктәп коллективы ирешкән уңышлар. Төгәл, җаваплы, һәр кешегә игътибарлы,  ярдәмчел, кешелекле булуыгыз белән коллективыбызда, ата-аналар, укучыларыгыз аарсында хөрмәт яуладыгыз. Сезнең тормыш тәҗрибәгез, осталыгыгыз бәхәссез. 

Тормыш иптәшегез Сергей Владимирович белән бергә балаларыгызның игелеген, якыннарыгызнын кадер-хөрмәтен тоеп, бәхетле озын гомер кичерергә, саулыкта, байлыкта яшәргә язсын сезгә. Йөзегез һәрчак кояштай балкып, тормышыгыз мул, нигезегез - тыныч, рухыгыз ныклы булсын! 
Сез җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк,
Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.
Сез яшисез шундый матурлыкка
Тагын матур бер ямь өстәргә.
Гомер юлыгыз сокланырлык,
Үрнәк булып, матур яшисез.
Тырыш, сабыр, кыю, тәвәккәл,
Олы җанлы изге кеше сез.

Хөрмәт белән Түбән Биш мәктәбе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев