Сарсаз-Баграж авылында яшәүче хезмәттәшебез, «Сарсаз» бүлекчәсе диспетчеры Лидия Андреевна Мартемьянованы 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Лида, сиңа матур юбилеең уңаеннан иң матур теләкләребезне юллыйбыз! Саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, Иван белән балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тигез мул тормышта яшәвегезне телибез. Барлык уй-хыялларың да тормышка ашсын. Алга таба да тормыштан – ямь, хезмәттән тәм табып яшәргә язсын.
Тәбриклибез сине чын күңелдән,
Котлы булсын юбилеең!
Кайгы-хәсрәт сине читләп үтсен,
Шау бәхеткә тулсын өегез.
Шатлык тулы якты көннәр
Сиңа гел юлдаш булсын.
Бүгенге матур мизгелләр
Гел кабатланып торсын!
Хөрмәт белән “Сарсаз” бүлекчәсе коллективы.
Нет комментариев