Гомер бәйрәмегез котлы булсын!
Зәй шәһәрендә яшәүче Резидә Рәхимҗан кызы Нигъмәтҗанова бу көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Кадерле кешебез, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Син тормыш сөючән, тырыш кеше, һәрвакыт күңелеңнән игелек, нур, миһербанлылык бөркелеп тора. Хезмәт юлыңны балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладың. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларында тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, кайгы-хәсрәтсез үтәргә язсын. Якыннарыңның игелеген күреп, сәламәт булып, бәхетле, имин тормышта яшәргә язсын.
Котлы булсын юбилеең,
Күңелеңдә өмет сүнмәсен.
Бәхетле бул! Синең бәхетеңә
Беркайчан да күзләр тимәсен.
Бәхет теләп һәркөн таңнар атсын,
Кояш көлсен күңел күгеңдә.
Теләкләрнең иң-иң изгеләрен
Без телибез туган көнеңдә.
Иң изге теләкләр белән якын дустың Фәнүзә, улың, туганнарың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев