Котлыйбыз!

Гомер бәйрәмегез котлы булсын!

Кадер урта мәктәбендә хуҗалык эшләре буенча җитәкче булып эшләүче Илгизәр Габделхак улы Минһаҗевка бүген 65 яшь тула.

Хөрмәтле Илгизәр Габделхакович! Сезне олы бәйрәмегез – 65 яшьлек юбилеегыз белән котлап,  иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Тынгысыз күңелегез, эш сөючән, ярдәмчел, күркәм холык-фигылегез өчен без Сезне бик хөрмәт итәбез. Алга таба да эшегездә һәм тормышыгызда уңышлар һәрчак юлдаш булсын, тормыштан – ямь, хезмәтегездән тәм табып яшәргә язсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, тормышыгыз имин  булсын. Сезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тигез мул тормышта яшәвегезне телибез.

Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын күңелегез,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез. 
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк сезнең  хөрмәткә.
Аяз булсын һәрчак тормыш күге –
Без калабыз шушы теләктә.

Олы хөрмәт белән мәктәп коллективы.


Нет комментариев