Гомер бәйрәмегез котлы булсын!
Воздвиженка бистәсендә яшәүче кадерле дустыбыз Ләйсән Юныс кызы Камалиеваны чын күңелебездән матур юбилее белән котлыйбыз.
50 яшь – ул нәтиҗәләр ясау һәм яңа башлангычларга ирешү вакыты. Син безнең өчен һәрвакыт зирәклек, игелек һәм тормыш сөючәнлек үрнәге булдың. Озак еллар дуслыгыбыз нәтиҗәсендә иң зур шатлыкны да, борчулы мизгелләрне дә бергә үткәрдек. Тугры дус, күркәм күрше булуың өчен рәхмәт. Бу юбилей синең тормышыңда яңа, якты этапның башы булсын. Сиңа ныклы сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт һәм барлык теләкләреңнең тормышка ашуын телибез. Һәр көн якын кешеләреңнең шатлыгы, елмаюы һәм җылысы белән тулы булсын.
Пар канатлы бәхет нуры юлдаш булсын,
Мәхәббәтең мәңге сүнмәсен.
Кояш кебек балкып яшә,
Күңел гөлең мәңге шиңмәсен.
Булсын ул илле, тулсын ул илле,
Бәхет бизәсен якты күңелеңне.
Яшәү ялкыны сүнә белмәсен,
Җырлап каршы ал тагын иллене!
Сине яратып һәм хөрмәт итеп Мостафиннар гаиләсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев