Гомер бәйрәмегез котлы булсын!
Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Мария Сергеевна Ивановага бүген 88 яшь тулды.
Кадерле әниебез, әбиебез, син чын күңелебездән гомер бәйрәмең һәм Әниләр көне белән котлыйбыз. Һәрберебезнең шатлык-хәсрәтен сыйдырырлык олы йөрәгең, һәммәбезгә бүлеп бирерлек җан җылың, сабыр канатың белән безне дә ышыклап яшәвең өчен рәхмәт сиңа. Ходай биргән гомереңне сау-сәламәт булып, күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләр белән, без – балаларың, оныкларыңның игелеген генә күреп, сөенеч-шатлыкларыбызны уртаклашып яшәргә язсын. Әле тагын күп еллар шулай безне туган нигезебездә каршы алып, озатып калып торсаң иде.
Туган көнең белән котлап,
Җыелабыз синең яныңа.
Без бәхетле туган йортыбызда
Көтеп торган әни барында.
Син булганда безнең тормыш матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән кызың Анастасия, киявең Кузьма.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев