Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Гомер бәйрәмегез котлы булсын!

Кадер авылына килен булып төшеп, шунда гомер итүче безнең якын дустыбыз Миләүшә Азат кызы Шәяхмәтованың бүген гомер бәйрәме – матур юбилее.

Миләүшә, сине чын күңелдән юбилеең белән котлап, нык-лы сәламәтлек, иминлек, чиксез бәхетләр, озын гомер кичерүеңне теләп калабыз. Һәрчак шулай чибәр, сөйкемле булып кал, дустыбыз.  Тормышыңны шатлыклар гына бизәсен. Таң җилләренең наз-лысы, җан тынычлыгы, бәхет,  яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Тырыш, булган, сөйкемле гүзәл зат буларак, эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә, тигезлектә, балалар куанычында, кайгылар күрмичә яшәргә язсын сиңа. Бәйрәмең мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, тормышыгыз бәрәкәтле, куанычлы булсын.

Сине яратып, хөрмәт итеп  Кадер авылы кызлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев