Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Гомер бәйрәмегез котлы булсын!

Кадер урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гөлия Рәис кызы Шакировага бүген 45 яшь тула.

Хөрмәтле Гөлия Рәисовна, Сезне чын күңелебездән матур юбилеегыз белән котлыйбыз. Сез бик күп балаларның күңеленә белем орлыклары чәчкән, аның уңышларына куанган зирәк, сабыр, итагатьле укытучы. Үз һөнәрегезне яратып, намус белән башкарасыз, балаларны ихлас яратасыз,  куйган максатыгызга ирешүче, тәвәккәл, тынгысыз шәхес.  Сабыйлар күңеленең һәрберсенә үтеп керә, алар дөньясы белән яши беләсез. Коллективта да, ата-аналар, авылдашлар алдында абруегыз зурдан.  Сезгә бәрәкәтле имин тормыш, уңышлар, җан тынычлыгы телибез. Якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерегез. Тормышыгыз матур, өстәлләрегез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын.
Сез җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк,
Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.
Сез яшисез шундый матурлыкка
Тагын матур бер ямь өстәргә.
Гомер юлыгыз сокланырлык,
Үрнәк булып, матур яшисез.
Тырыш, сабыр, кыю, тәвәккәл,
Олы җанлы изге кеше Сез.
 

Хөрмәт белән мәктәп коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев