Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Гомер бәйрәмегез котлы булсын!

Якын туганыбыз Рафис Хәсән улы Шәймәрданов 5 августта 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Без – барлык туганнары аны туган көне белән тәбриклибез.

Әхмәт авылында туган абыебыз – безнең гаиләнең горурлыгы. Ул профессор, педагогика фәннәре докторы, этник мәгариф тармагында баш фәнни хезмәткәр. Шундый зур дәрәҗәләргә ирешүенә карамас-тан, туган җанлы, киң күңелле, ачык йөзле булуы белән барыбызны да үз тирәсенә җыеп тора. Хәзерге вакытта алар  тормыш иптәше Анастасия апабыз  белән Лаеш районының Усады авылында яшиләр. Читтә яшәсә дә, алар туган якны онытмыйлар, еш авылда кунак булалар.  Рафис абый без – туганнарының гына түгел,  авылдашларының, райондашларының  тормышы, эш-гамәлләре белән дә кызыксынып тора.

Рафис абый!  Сиңа алдагы көннәрдә дә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Җитмеш бит ул — җитмеш кенә,
Туксан түгел, йөз дә түгел.
Картайсыннар әйдә еллар,
Картаймасын бары күңел.
Шатлыкларың ешрак булсын,
Кайгылар урап үтсен.
Еллар санын сизмәс өчен
Оныкларың гөрләп үссен.

Изге теләкләр белән Гөлназ, Илнар, Илназ, Илнур Биктимеровлар, олы киленегез Фәния Шәймәрданова, Гөлчәчәк, Сөмбел, Ислам Идрисовлар һәм барлык туганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев