Гомер бәйрәмегез котлы булсын!
Зәй шәһәрендә яшәүче Мәүзия Харис кызы Шакировага бу көннәрдә 90 яшь тула.
Кадерле кешебез, син чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Син зирәк акылың белән тормыш дулкыннарын айкап, матур итеп яшисең. Тормышта безгә үрнәк булып торасың, һәрчак киң күңелле, олы йөрәкле син. Ходай биргән гомереңне сау-сәламәт булып, күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләр белән яшәргә язсын.
Уйлама әле картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең –
Без калабыз шушы теләктә.
Иң изге теләкләр белән энең Рәшит һәм Энҗе, оныклар Руслан, Элиза, Адилә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев