Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Гомер бәйрәмегез котлы булсын!

14 июльдә Югары Баграж авылында яшәүче кадерле киленебез Светлана Егоровна Тугашевага 55 яшь тула.

Аны чын йөрәктән чыккан кайнар хисләр аша күркәм юбилее белән тәбриклибез.

Светлана, дөньяның бар яктылыгын үзеңә җыйган, шат күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле кадерле кеше син безнең өчен. Барыбыз өчен дә өзелеп торасың, һәрчак хәлләребезне белеп яшисең. Эшкә уңган, алтын куллы, төпле фикерле кеше син. Ачык йөз, өстәлеңдә сый-нигъмәт, телеңдә һәрчак яхшы теләкләр синең. Син кайгыртучан ана, хатын, гаҗәеп киң күңелле туган. Алга таба тормыш юлында күп уртак шатлыклар, бәхетле мизгелләр көтсен.

 Без сиңа озын гомер, саулык, бәрәкәтле тормыш, күңел тынычлыгы телибез. Йортыгыз һәрвакыт гөрләп, бүгенгедәй үзенә тартып торсын. Тормышыңның һәр мизгеле бәхет белән яктыртылсын. Туганыбыз Николай белән тигез матур гомер кичерергә язсын.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең,
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Беркайгысыз барсын гомерең.
Юбилеең кебек куанычлы
Булсын җирдә һәрбер мизгелең,
Исәнлектә һәм шатлыкта булсын,
Светабыз, бөтен гомерең!

Изге теләкләр белән әниең, туганнарың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев