Гомер бәйрәмегез котлы булсын!
Югары Мәлем авылында яшәүче Разия Тәүҗип кызы Рамазанованы чын күңелдән матур бәйрәме – 70 яшьлек юбилее белән ихлас күңелемнән котлыйм.
Ачык йөзле, киң күңелле, дуслыклы, ярдәмчел син, нинди генә эшкә тотынсаң да, бар эшкә кулың ята. Киләчәктә дә исән-сау бул, аяк-кулларың сызламасын, балалар, оныклар бәхетенә куанып, рух күтәренкелеге белән яшә. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын. Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетең мул булсын.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Тормыш дилбегәсе кулдан ычкынмасын,
Ныклык бирсен Ходай яшәргә.
Яшьлектәге сыман, картлыкта да
Насыйп булсын әле яшьнәргә.
Изге теләкләр белән Гөлия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев