Гомер бәйрәмегез котлы булсын!
Урта Баграж авылында яшәүче Лидия Ильинична Кузьминага бүген 55 яшь тула.
Кадерле әниебез, тормыш иптәшем, сине шушы матур бәйрәмең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Тормышыбызның яме, йортыбызның җылысы син. Уңган-булган, тырыш та, кешелекле, олы йөрәкле дә син. Тормыш мәшәкатьләре алдында баш имичә, төшенкелеккә бирелмичә, ныклы адымнар белән алга атлап яши беләсең. Киләчәктә дә тигез, матур тормышта, балаларга куанып, сәламәтлек белән тигез тормышта яшәвеңне телибез.
Син булганга тормышыбыз матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Җирдә кояш кирәк булган кебек,
Син дә безгә шулай бик кирәк.
Бәхет теләп һәркөн таңнар атсын,
Кояш көлсен күңел күгеңдә.
Теләкләрнең иң-иң изгеләрен
Без телибез туган көнеңдә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Валерий, улың Владислав, кызың Виктория. Безнең теләкләргә барлык туганнар да кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев