Гомер бәйрәмегез котлы булсын!
Югары Мәлем авылында гомер итүче Җәмил Сәхап улы Абзаловка бүген 85 яшь тула.
Кадерле әтиебез, бабабыз, сине шушы матур юбилеең белән котлыйбыз. Синең гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык. Әтиебезнең әтисе – бабабыз Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып кала. Әтисен фотодан гына күреп үскән әтиебез төп нигезне ташламый. Әниебез белән бергәләп йорт төзеп, әбиебезне тәрбияләп соңгы юлга озаттылар. Әти-әниебез икесе дә гомер буе фермада авыр хезмәт башкардылар, алдынгы урыннар алып, дан казандылар, бүләкләргә ия булдылар. Без – өч балаларына да югары белем бирделәр. Кадерлеләребезнең безгә биргән тәрбиясе нәтиҗәсендә өчебез дә авыл җирендә тырыш хезмәт белән гомер итәбез. Инде үзебез дә әби-бабай булып, оныклар тәрбияләргә ярдәм итеп яшибез. Ә әтиебез – һәрберебезнең йортында олы кунак. 53 яшендә тол калса да, әтиебез сынмады, күпләргә үрнәк булырлык тормыш алып барды, без – балалары дип яшәде.
Әниебез белән безне кадерләп үстереп, олы тормыш юлына бастырганыгыз, яратып, аталарча кайгыртканың, тырышлыкка, хезмәт сөяргә өйрәткәнең, авылга мәхәббәт тәрбияләгәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын сиңа.
Туган көнең – юбилеең белән
Котлыйбыз бергә җыелып.
Күңелеңдә һәрчак кояш булсын,
Утырма син бер дә боегып.
Сәламәтлек юлдаш булсын сиңа,
Озын булсын, әти, гомерең.
Яшә кадер-хөрмәт күреп,
Гел шат булсын синең күңелең.
Изге, матур теләкләр белән кызың Разилә, улларың Разин, Флер, киявең Әхтәм, киленнәрең Әлфия, Нурия, 7 оныгың, 12 оныкчыгың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев