Гомер бәйрәмегез котлы булсын!
Зәй шәһәрендә әтиебез белән бергәләп матур гомер кичерүче әниебез Хәмдия Хисамиеваны 85 яшьлек күркәм юбилее белән котлыйбыз.
Кадерле, сөекле әниебез! Сиңа алдагы көннәреңдә җан тынычлыгы, тән сихәтлеге телибез. Борчу-мәшәкатьләр безнең туган йортыбызны урап узсын. Безгә биргән җылың, тәрбияңә мең рәхмәт, әни! Игелекләребезне күреп, безне сөендереп озак яшә, кадерле кешебез!
Юбилеең, әни, котлы булсын,
Телибез бәхет кенә.
Сөендерсен һәрбер көнең
Шатлыклар килеп кенә.
Озын гомер бирсен сиңа Ходай,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың
Китерсеннәр бары яхшылык.
Барлык балаларың һәм туганнарың исеменнән Чаллы шәһәрендә яшәүче кызың Равия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев