Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Гомер бәйрәмегез котлы булсын!

Карман авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Габделбәр Самат улы Исрафиловка бүген 80 яшь тула.

Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш, балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын, ихтирамын тоеп, әниебез белән тигезлектә яшәвеңне телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, озын гомер итәргә язсын. 

Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Күтәренке булсын күңелең.
Матур яшә, картаюны белмә,
Гел шатлыктан торсын гомерең.
Мәңге яшә авырмыйча,
Сер бирмичә искән җилләргә.
Олы куанычлар, мул һәм имин тормыш
Юлдаш булсын килер көннәргә.

Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев