Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

Гомер бәйрәмегез котлы булсын!

Сарман районы Таулык авылында туып үсеп, бүгенге көндә Кадер авылында тормыш итүче Рамилә Нәҗип кызы Дәүләтшинаны ихлас күңелдән күркәм юбилее белән котлыйбыз.

Кадерле дустыбыз, җир йөзендәге иң изге теләкләребезне җиткереп, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет-куанычлар, күңел тынычлыгы телибез. Радик абый белән тигезлектә, сау-сәламәт булып, балалар-оныклар куанычын күреп, килен-кияүләр, кода-кодагыйларыңның ихтирамын тоеп, күршеләр, туганнар, дусларыңның хөрмәтен сизеп, алга таба да борчу-мәшәкатьләрсез, авырмыйча, хәерле озын гомерләр насыйп булсын сиңа. Син киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле. Кадерле әни, яраткан балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның кадерле әбисе, туганнарыгыз өчен ныклы терәк булып яшисең. Бәйрәмең мөбарәк, ризык тулы өстәлләрең түгәрәк, тормышың бәрәкәтле булсын.

Бүген күркәм гомер тантанасы —
Язмыш билге куя үткәнгә.
Туган көннәр белән шатлык, бәхет,
Кабатланып килә көткәнгә.
Юбилейда һәркем хәтер белән
Сүтеп чорный уйлар йомгагын.
Тулы булсын сөенечләр белән
Киләчәккә илтер гомер еллары.

Хөрмәт белән Кадер кызлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев