Гомер бәйрәмегез белән тәбриклибез!
Югары Пәнәче авылында туып үсеп, бүгенге көндә Кадер авылында тормыш итүче дус-тыбыз Гөлфинур Хәмәй кызы Шәях-мәтованың 17 сентябрьдә 65 яшьлек юбилее булды.
Гөлфинур, сине шушы матур бәйрәмең белән тәбрик итәбез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, уңган һәм юмарт син. Син – балаларың өчен кайгыртучан әни, оныкларың өчен яраткан, кадерле әби. Сиңа бәхет, шатлык, көтелмәгән куанычлар һәм бәрәкәтле озын гомер телибез. Ходай биргән гомереңне сәламәт булып, күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләр белән, балаларың, оныкларыңның игелеген күреп яшәргә язсын. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Бәйрәмең мөбарәк, ризык тулы өстәлләрең түгәрәк, тормышың бәрәкәтле, куанычлы булсын.
Туган көнең белән котлап чын күңелдән
Теләкләрнең телибез иң изгесен.
Булган сәламәтлек сине ташламасын,
Барыр юлың гөлгә күмелсен!
– Мин бәхетле! – диеп яшәү язсын сиңа!
Язмышыңа бул син рәхмәтле.
Кояш нурын үз күзләрең белән күреп,
Җиргә басып йөреп, бәхетле!
Бары тик изге теләкләр белән Кадер кызлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев