Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз!

Аксар авылында яшәүче Вәсимә Зиннәт кызы Гайнетдинова бүген үзенең 85 яшен билгели.

Кадерле әнкәебез, әбиебез! Сине 85 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. 

Дөньяның ачысын да, төчесен дә күрергә туры килгән сиңа.  Яшьли тол калып, балаларыңны үстереп, һөнәрле итәр өчен күпме көч кирәк булган. Шулай да сынмагансың, сыгылмагансың. Янәшәбездә яшәвең белән син  барыбызны да бәхетле итәсең. Балаларым бәхетле булсыннар дип эшләгән изгелекләрең, безгә бу тормышта яшәргә көч биргән акыллы киңәшләрең өчен чиксез рәхмәтләр сиңа, кадерлебез! Алдагы гомер юлың кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез үтсен, бүгенгедәй балалар, оныклар һәм оныкчыклар  бәхетенә күмелеп яшә. Сиңа имин тормыш, саулык-сәламәтлек, бәхетле картлык, киләчәктә күңел тынычлыгы белән озын гомер кичерүеңне телибез.

Картаям дип, һич тә хафаланма,
Өлкәннәрдә – акыл-сабырлык.
Киңәш-ярдәм кирәк булган чакта
Әле дә син бар үрнәк алырлык.
Безнең кайгы синең кайгы булды,
Безнең уңышларга куандың.
Үткәннәрең җиңел булмаса да,
Киләчәгең булсын матур гөл.

Изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең һәм онык-оныкчыкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев