Гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Урта Баграж авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Елена Степановна Кузьминага бүген 75 яшь тула.
Дөньядагы иң кадерле, иң газиз кешебез! Гомер бәйрәмең белән котлап, иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Синең киң күңелеңә дөнья матурлыгы, тормыш нуры, яшәү гаме сыйган. Хезмәт һәм тормыш юлың сокланырлык. Син исән-сау булганда, туган оябызның һәр почмагыннан изгелек нуры сирпелеп торыр. Җылы, нурлы оябызда әтиебез белән без — өч балагызны җил-яңгыр тидерми тәрбияләп үстердегез, олы тормыш юлына озаттыгыз. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә. Уңган, алтын кулларың белән нинди генә тәм-томнар пешермисең. Алга таба да шундый яшь күңелле, күтәренке рухлы булып кал. Балалар-оныкларның шатлык-куанычларына күмелеп, озын-озак еллар сәламәт булып яшәргә язсын.
Синең янда булу — олы бәхет,
Елмаюың күрү — куаныч.
Мәңге яшә, әни, кояш кебек
Син бит безгә олы таяныч.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез,
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Иң изге теләкләр белән улларың-киленнәрең, кызың-киявең, оныкларың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев