Гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Дүрт-Мунча авылында гомер кичерүче әтиебез, бабабыз Георгий Фомич Смирновка 22 гыйнварда 85 яшь тулды.
Әтиебез безнең бик сабыр кеше, гомер буе туган җиренә хезмәт итеп яшәде, авыл халкының, җитәкчеләрнең хөрмәтен яулады, эшеннән ямь табып хезмәт куйды. Шушы яшендә без — балалары, оныкларын, акыл зирәклеге, яшәү көче белән сокландыра.
Кадерле әтиебез, бабабыз, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Авыр елларны, кайгы-хәсрәтләрне күп кичкән йөрәгең сабыр, бервакытта да моң-зарны белмисең. Туган авылыбызда тырышып корган нигезең, авылдашлар телендә игелекле исемең, хөрмәт-дәрәҗәң бар. Сиңа алдагы көннәреңдә дә куанычлы, мул, тыныч тормыш, балалар, оныклар куанычы телибез. Гомер елларың иминлектә, саулык-сәламәтлектә, якыннарыңның кадер-хөрмәтендә, бәхетле көннәрдә шатлык белән үтсен. Туган йортыбызның утын сүндермичә озын-озак еллар гомер итәргә язсын.
Матур итеп яшисең син җирдә,
Үрнәк бит син безгә һәр эштә.
Озын гомер сиңа теләгәндә,
Амин, диеп торсын фәрештә.
Рәхмәт сиңа, шәфкать тулы күңелеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс йөрәгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.
Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев