Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

Гомер бәйрәмегез котлы булсын!

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» федераль дәүләт учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча филиалы Зәй районара бүлеге башлыгы Зәлия Эльбрус кызы Тәхаутдинова бүген 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Зәлия Эльбрусовна — Аксар авылы кызы. Ул — хезмәт юлын район авыл хуҗалыгы үсешенә багышлаган кеше. Аның бу өлкәдә хезмәт стажы 40 елга якын. Шушы дәвер эчендә орлыкчылык өлкәсендә республикада билгеле, хөрмәтле белгечкә әверелде. Дәүләт стандартларын яхшы белеп, законнарны төгәл үтәп эшләүче Зәлия Тәхаутдинова орлыклар сортларына апробация, теркәү үткәреп, иң яхшы гибридларны билгеләүдә чын мәгънәсендә фәнни эшләр башкаручы. Моннан тыш, аның тәкъдиме белән иген кырларында, үсемлекчелек басуларында чүп үләннәренә, корткычларга каршы көрәш тә нигезле алып барыла. Зәй районының игенчелек һәм шикәр чөгендере үстерүдә республикада алдынгы урыннарны тотуы Зәлия Эльбрусовнаның да тырыш хезмәтенә бәйле. Чөнки аның җитәкчелегендә кырларга чәчелгән орлык даими төстә фитоэкспертиза үтә. Ул үз белемен яшь белгечләр белән уртаклашу, аларны үз тәҗрибәсе белән тәрбияләүгә дә зур игътибар бирә. 

Зәлия Эльбрусовнага район авыл хуҗалыгы тармагында куйган тиңдәшсез хезмәте, һәр авыл хуҗалыгы белгече белән киңәшләшеп, уртак уңышка йөз тотып эшләве өчен тирән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Юбилеегыз котлы булсын! Киләчәк тормышта саулык, иминлек, балалар, оныклар куанычында яшәвегезне телибез. 
Хезмәткәрләр күңелендә Сезгә
Бары хөрмәт, рәхмәт хисләре.
Гомерләрнең зая узмаганын
Әйтеп тора матур эшләрегез.

Ихтирам белән район авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек идарәсе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев