Гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Воздвиженка бистәсендә яшәүче Кифая Фәтхелбаян кызы Вәлиуллинага 15 ноябрьдә 86 яшь тула.
Табигатьнең алтыннан киенгән, муллыкка тиенгән аенда туган апабыз, әниебез, әбиебез! Сине шушы матур бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез. Сиңа Ходай Тәгалә шәфкатьлелек, сабырлык, туган җанлылык сыйфатларын мулдан биргән. Өлкән яшьтә булуыңа карамастан, бакчаңны, йорт-җиреңне тәртиптә тотасың. Без — туганнарны ачык йөзең, мул табының белән каршы аласың. Шөкер, әле кышкы озын төннәрне бергә үткәрәбез, зур рәхмәт сиңа апа.
Төпле киңәш белән ярдәм итеп,
Гел булышып безгә яшисең.
Син бит, апа, әнкәйдән соң безгә
Иң кадерле якын кешесең.
Иң изге теләкләр белән Миргаяз-Зөлфирә, Котдус-Рәзинә, Сөббух-Нурия, өч кызың, киявең, сеңлең Һидая.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев