Гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Чаллы шәһәрендә туып-үсеп, хәзерге вакытта Кадер авылында гомер итүче кадерле дустыбыз Лилия Заһир кызы Мөхәммәтҗанованың 8 августта туган көне – 45 яшьлек юбилее.
Лилия! Без сине зур бәйрәмең – юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа.
Матур, мул җәй аенда дөньяга килгән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың, тырышлыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлык-куанычта, бәхеттә, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, балаларың, якыннарыңның игелеген күреп яшәвеңне телибез.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын-озак
Яшәвеңне генә телибез.
Матур җәй аенда тугангамы,
Күңелеңдә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгың кире кайтып,
Күрсәң иде үзең игелек.
Сине яратып, хөрмәт итеп Кадер авылы кызлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев