Гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Кадер урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Роза Николаевна Семенованы 55 яшьлек күркәм юбилее белән ихлас күңелебездән котлыйбыз.
Хөрмәтле Роза Николаевна, Сез бөтен көчегезне, белемегезне, тырышлыгыгызны авыр, әмма игелекле хезмәткә — балалар тәрбияләүгә һәм белем бирүгә багышладыгыз. Балалар күңелен аңлап, һәрберсенә якын килеп эшли беләсез. Сез һәрчак ачык күңелле, тынгысыз йөрәкле, сабыр холыклы. Гади, кешелекле, ярдәмчел булганыгыз өчен балалар да ярата, коллектив та хөрмәт итә үзегезне.
Алга таба да гомер юлыгыз сикәлтәсез булсын. Йортыгыздан бәрәкәт, җылылык беркайчан да китмәсен. Балаларыгызның игелеген күреп, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын. Сәламәт булыгыз, пар канатларыгыз каерылмасын, бәхетле булыгыз. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт аяз булсын, зәңгәр күкләр күңелегезне яктыртып торсын.
Гомер юлыгыз сокланырлык,
Үрнәк булып, матур яшисез.
Тырыш, сабыр, кыю, тәвәккәл,
Олы җанлы изге кеше Сез.
Үзгәрмәгез, гомер буе шулай
Яшь күңелле булып калыгыз.
Бәхет, саулык юлдаш булсын Сезгә,
Борчу белмәс шул чак җаныгыз.
Зур хөрмәт белән мәктәп коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев