Гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Югары Шепкәдә яшәүче Миңнурый Әүхәди кызы Ахунҗановага 10 апрельдә 93 яшь тула.
Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Дөньяның ачысын-төчесен татып, күпме авырлыклар күреп тә, йөз аклыгын, күңел пакьлеген югалтмаган, зарлана белмәгән, ачык күңелле кеше син. Әниебез, әбиебез, сиңа хәерле гомер кичереп, сау-сәламәт булып, балалар, оныклар, оныкчыкларың бәхетенә сөенеп яшәргә насыйп булсын иде дип телибез.
Җирдә кояш нуры балкыгандай
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Туган көнең – юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык, куанычлар
Күңел тынычлыгы телибез.
Иң изге теләкләр белән улларың, кызларың, килен-кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев