Гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Мария Сергеевна Ивановага 27 ноябрьдә 86 яшь тула.
Кадерле әниебез, әбиебез, син чын күңелебездән гомер һәм Әниләр көне белән котлыйбыз. Киң күңелле, сабыр, батыр йөрәкле син. Гомер иткән дәвердә кайгы-хәсрәтләр дә күрергә туры килде. Авырлыкларны эш белән басып яшәдең. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа. Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, әниебез, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән кызың Анастасия, киявең Кузьма.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев