Гомер бәйрәмегез белән котлап, ихлас теләкләребезне юллыйбыз!
Бүген Зәй районы Кадер мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Әнисә Зиннур кызы Чикина үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Хөрмәтле Әнисә Зиннуровна! Сез бик күп балаларның күңеленә белем орлыклары чәчкән, аның уңышларына куанган зирәк, сабыр, итагатьле мөгаллимә. Сезнең күзләрегезгә мөлдерәп карап утырган балалар киләчәктә һичшиксез төрле тармакларда ил штурвалын тотачаклар. Белем көне җитсә, кочагыгыз чәчәкләргә күмелә. Бу сезнең өчен зур ихтирам, хөрмәт, сезнең күпьеллык хезмәтегезгә югары бәя. Мәгариф өлкәсендәге һәр яңалыкка оптимистик рухта карыйсыз, һәрчак балаларга белем бирүнең яңа алымнарын үзләштереп эшләргә тырышасыз. Коллективта абруй казандыгыз. Күңел күзегез һәрвакыт матурлыкны гына күрә, балалар кебек кояшка да, язгы бөреләргә дә куанасыз.
Мәңге шундый эчкерсез, киң күңелле, күтәренке рухлы булып калыгыз. Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, тыңлаучан укучылар телибез.
60 яшь ул – гомерләрнең көзгә авышкан иң тансык, иң куанычлы мәле генә әле. Алда алтын көзләре, аклыкка күмелгән кышлары бар. Алар да үз чиратында, бәхет-шатлык, куанычлары белән килсен. Алдагы гомер юлларыгызны да сау-сәламәт, күтәренке кәеф белән, балаларыгызның хөрмәтен күреп үтәргә язсын.
Ихтирам белән Кадер мәктәбе коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев