Кабан-Бастрык авылында туып үсеп, бүгенге көндә Менделеевск шәһәрендә яшәүче безнең өчен бик кадерле булган сеңлебез Галина Тарасовна Гафарованы гомер бәйрәме – туган көне белән чын күңелебездән котлыйбыз.
Апаем, сиңа исәнлекнең зурысын, дус-туганнарның игътибарын, кода-кодагыйлар ихтирамын, балалар-оныклар яратуын, җылысын тоеп-сөенеп, Әсхәт кияү белән һәрвакыттагыча кулга-кул тотынып, бергә янәшә атлавыгызны телибез. Бүгенге көндә бик бәхетле, тулы тормышта, без – туганнарыгызга, күршеләрегезгә үрнәк гаилә булып яшисез. Гел шулай май кояшы кебек елмаеп, тормышыңа куанып яшәргә язсын. Киң күңелле, олы йөрәкле син, һәрдаим бүләк-сюрпризларың белән без – апаларыңны сөендереп торасың.
Февраль бураннары – буранмыни?!
Күңелләрең җырлап торганда.
Биш оныгың “дәү әнием”, дип,
Кыз-кияүләр янда булганда.
Бүген синең туган көнең бит,
Картаймыйсың – һаман көләсең.
Картаерга нигә ашыгырга?
Яши белеп яши беләсең
Туган көнең белән котлап,
Теләкләрнең иң-иң зурысы
Яшәгәндә ярдәм итсен иде
Минем иманнарның изгесе.
Үзең теләгән изге теләкләрең Ходай ризалыгы белән тормышка ашсын. Әти-әни, әби бәхиллекләре гомер буе озата барсын.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнар исеменнән апаң Анастасия.
Нет комментариев