Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Фәйзенур Рәфыйковны юбилее белән котлыйлар

Чыбыклы авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә гомер итүче якын кешебез Фәйзенур Фәхразый улы Рәфыйковка 15 ноябрьдә 65 яшь тула.

Кадерле кешебезне күркәм юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез. 
Кадерлебез! Син безнең өчен дөнья бәһасенә тиң кеше. Чын ир-егет нинди була ул дисәләр, ул, һичшиксез, синең кебек була. Синең олы җанлы, киң күңелле булуың һәрберебезне үзенә сыендыра. Тормышта син – ышанычлы ир, кайгыртучан ата, шаян-шук бабай. Син булганга өебез ямьле, табыннарыбыз мул, күңелебез тыныч.  Сиңа киләчәктә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Бергәләп балалар, оныкларның игелеген күреп, пар канатларыбыз каерылмыйча, бәхетле, тигез тормышта яшәргә язсын алгы көннәребездә дә. 
Гомерең синең озын булсын,
Имин булсын дөнья-йортыбыз.
Беркайчан да сүрелмәсен иде
Учакларда янган утыбыз.
Гомерләрең булсын бәхетле,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Җирдә булган бөтен игелекне
Бирсен сиңа Ходай һәр көнне.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фиразия, улларың, киленнәрең.  Бу теләкләргә 5 оныгыбыз да 
кушыла.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев