Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Энҗе туегыз белән котлыйбыз!

Сармашбаш авылында яшәүче безнең өчен иң кадерле, газизләрдән-газиз булган әтиебез Инсаф Гыйльмехан улы белән әниебез Венера Гаптелнур кызы Сафиннарның бергә гаилә коруларына 30 ел.

Кадерле әти-әниебез, сезне чын күңелебездән шушы олы, шатлыклы бәйрәм көнегез – энҗе туегыз белән котлыйбыз. Сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, иң мөһиме – картлыктагы күңел тынычлыгы, тигезлек һәм корычтай нык сәламәтлек, тормышыбызга ямь өстәп, авырмый яшәвегезне, озын гомер итүегезне телибез. Барысы өчен дә сезгә мең-мең рәхмәт!

Кадерле әбиебез Мәгдәнүс Сәгыйдулла кызы Шәкүрованы ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз. Әбиебез, сиңа аяз күк йөзе, ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холык-лы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.

Сез булганда безнең тормыш матур,
Сез бит безгә олы бер терәк.
Имин яшәп, берүк исән-сау булыгыз,
Сез бит безгә бик кирәк.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.

Иң изге теләкләр белән кызларыгыз Талия, Таңсылу, киявегез Фәнил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев