Чын күңелдән матур юбилеегыз белән котлыйбыз!
Югары Мәлем авылында яшәүче кадерле әниебез Мөслимә Салих кызы Ногманованың бүген матур гомер бәйрәме – 80 яшьлек юбилее.
Әнкәебез, син безнең өчен дөньябыз яме. Сиңа алдагы көннәрдә ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш, җан тынычлыгы, балалар, оныклар куанычы телибез. Картаюны сизми, яшәү дәртен сүндермичә, сиксәнне сикереп, туксанны тутырып, йөзне уздырып, тормышыбызга ямь өстәп, озын-озак гомер итәргә язсын үзеңә.
Синең хезмәт юлың исәп-хисап өлкәсе белән бәйле булды, җаваплы эш башкаруыңа карамастан без – балаларыңны карап-тәрбияләп, олы тормыш юлына бастырдың. Балалар дип үз-үзеңне аямый эшләдең, әле олыгайгач та синең акыллы киңәшләрең безгә көч бирә, хәер-догаларың һәр җирдә саклап-яклап йөртә, изге теләкләрең эшләребезне, кылган гамәлләребезне уң итә. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, кадерлебез!
Әни, диеп әйтә алу – бәхет,
Син яшисең һәрчак безне дәшеп.
Безгә кылган изгелекләреңне
Булса иде, әнкәй, бәхилләтеп.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың исеменнән кызың Тәнзилә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев