Чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Кадер урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Равил кызы Галиуллинаны 65 яшьлек күркәм юбилее белән котлыйбыз.
Хөрмәтле Әлфия Равиловна! Сез үз һөнәрегезне яратып, намус белән башкарасыз, балаларны ихлас яратасыз, сез куйган максатыгызга ирешүче, тәвәккәл, тынгысыз шәхес. Үз эшен яраткан, көчле укытучы булуыгызның күрсәткече - укучыларыгыз ирешкән уңышлар. Төгәл, җаваплы, һәр кешегә игътибарлы, ярдәмчел, кешелекле булуыгыз белән коллективыбызда, ата-аналар, укучыларыгыз арасында хөрмәт яуладыгыз. Сезнең тормыш тәҗрибәгез, осталыгыгыз бәхәссез.
Киләчәктә дә барыр юлларыгыз озын, саулыгыгыз ныклы, табыннарыгыз мул, сыйлы булсын. Балаларыгызның игелеген күреп, исәнлектә-саулыкта, рух күтәренкелеге, җан тынычлыгы белән, бәрәкәтле, имин тормышта бәхетле гомер итегез.
Сез җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк.
Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.
Сез яшисез шундый матурлыкка
Тагын матур бер ямь өстәргә.
Гомер юлыгыз сокланырлык,
Үрнәк булып, матур яшисез.
Тырыш, сабыр, кыю, тәвәккәл,
Олы җанлы изге кеше сез.
Иң изге теләкләр белән Кадер мәктәбе коллективы.
фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев