Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Буранлы кышта ныгыган мәхәббәт алтын туйга китергән

Ветеран педагоглар Кадрия һәм Хәйдәр Рәхмәтовлар 50 ел тату гомер итә.

Ак күбеккә баткан юргалар
Кышкы юлдан ярсып чабалар...
...Мамык мендәрләргә төренеп,
Килен төшә бүген авылга.

Бүген — 28 февральдә 50 ел гомер кичергәннән соң Кадрия һәм Хәйдәр Рәхмәтовлар әлеге җырны кабат күңел биреп, яратып тыңлыйлар. Гүя бу җыр нәкъ менә аларның кавышу мизгелләре турында язылган. Чөнки аларның мәхәббәтен дә февраль бураннары сынап ныгыткан.
«Безнең туй көнендә бар дөньяда ап-ак буран иде. 1975 елның 28 февралендә никахлашу йортына ак буранга уралып килеп кердек. Бәхетле мизгелләр бүләк иткәнгәме, буранлы кышларны аеруча яратам», — дип сөйли Кадрия апа. 

Сармашбаш авылында гомер итүче Кадрия һәм Хәйдәр Рәхмәтовлар —Зәй мәгарифендә билгеле урын тотучы шәхесләр. Аларның икесенең дә педагоглык стажы 41шәр ел. Хәйдәр абый әле 24 ел мәгариф учреждениеләрендә директорлык вазифасын да башкарган. Быел исә алар гаиләсендә юбилейлар елы. Хәйдәр абыйга — 2 гыйнварда, Кадрия апага 23 мартта 75 яшь, ә бүген алар кавышуларының алтын туен билгеләп үтәләр.

Берсе — Буа районы Кырыксадак, икенчесе Балтач районы Кариле авылыннан ишле гаиләдән булган яшьләр Казанда таныша. Бу вакытта армия хезмәтен тутырып кайткан Хәйдәр педагогика институтында югары белем ала, актив егет дүртенче курста укыганда студентлар төзелеш отрядында катнаша. Алар пединститутның тулай торагын төзүдә катнашалар. Шул чорда егетнең күзе тулай торак төзелешендә эшләүче кранчы кызга төшә. Ә бу нәкъ менә Балтач кызы Кадрия була да инде. Кыз мәктәпне тәмамлаган елда унынчы һәм унберенче сыйныф укучылары бергәләп укуны бетерә, шул сәбәпле югары уку йортларына керү өчен зур баллар кирәк була. Кече яшьтән укытучы булырга хыялланган кызның пединститутка бер баллы җитми кала, ул кранчылар әзерләүче урта һөнәри уку йортына кереп, кранчы була. Комсомол юлламасы белән Казахстанда төзелештә эшли. Казанга кайткач кыз атаклы Казан циркы түбәсен ябуда катнаша. Бу исә кранчы кызның төзелеш эшләрендә түбә өлешен ябуда тәҗрибәле булуы турында сөйли.

Егет белән кызның беренче «свиданиеләре» дә төзелеп килүче тулай торак түбәсенә менгән егет һәм кран кабинасында утырган кыз рәвешендә килеп чыга. 

«Кадрия күңелемне беренче күз карашыннан ук яулады. Студентлар отряды бригадиры буларак тиз генә эшне көйләп җибәрәм дә тулай торак түбәсенә ашыгам, кранчы кызга сүз багасы килеп кенә тора. Төшке аш вакытларын да без бергә үткәрергә гадәтләнеп киттек», — дип елмая Хәйдәр абый, матур мизгелләрне хәтерендә яңартып. 

Яшьләрнең танышулары 1974 елның көзендә булса, 1975 елның февралендә инде алар гөрләтеп туй ясый. Югары белем алган егеткә Зәй районы Сармашбаш авылы мәктәбенә юллама бирелә, яшь гаилә шул рәвешле яңа урында нигез кора, балалар үстерә. Хәйдәр Рәхмәтовны химия фәненнән укытуы өстенә, мәктәп директоры итеп тә билгелиләр. Ә авылда яңа белем йорты әле төзелеп тә бетмәгән була. Берочтан яшь педагогка балаларга белем һәм тәрбия бирү, коллективны җитәкләү, мәктәп төзелешен тәмамлау эшләре белән дә шөгыльләнергә туры килә.

«Сармашбашка кайтып төпләнгәч, минем күптәнге хыялым — укытучылык һөнәрен үзләштерү теләгем кабат яңарды. Олы улым Марсель беренче сыйныфка кергәндә, мин дә пединститутка укырга кердем», — ди Кадрия ханым.

Шулай итеп, Кадрия Рәхмәтова Сармашбаш авылы укучыларының биология һәм географиядән яраткан укытучысына әверелә. Алар бергәләп мәктәп бакчасын үстерәләр, фән олимпиадаларында катнашып уңышлар яулыйлар. Мәктәп бакчасы белән хәтта алар 
республика бәйгесендә җиңүгә ирешә. 

Педагоглар гаиләсендә ике ул — Марсель белән Рөстәм тәрбияләнә. Әлбәттә, әти-әнисе укытучылар булган малайларга һәрчак үрнәк булырга, яхшы укырга, тәртип ягыннан да сынатмаска туры килә. Алар икесе дә мәктәпне медальләргә тәмамлый, берсе — авыл хуҗалыгы юнәлешендә, икенчесе юридик өлкәдә югары белем ала. Марсель Хәйдәрович — бүген районыбызның авыл хуҗалыгы идарәсендә әйдәп баручы белгеч, җитештерү бүлеге башлыгы. Егетләр үзләренә тормыш иптәшләрен дә әти-әниләре
үрнәгендә тырыш, уңганнарны сайлыйлар. 

Бүген исә РСФСРның мәгариф отличнигы Хәйдәр Каюмович һәм «Татарстанның мәгарифтәге казанышлары өчен» медале иясе Кадрия Галимовна лаеклы ялда төп нигезне бөтен итеп, хуҗалыкны гөлләргә күмеп яшиләр. Үз районыбызда хезмәт итүче уллары гаиләләре дә туган йортларында еш кунак, әти-әниләренә күмәк эшләрдә ярдәмләшеп яшиләр. Ә биш онык — өлкән Рәхмәтовларның иң зур шатлыгы, горурлыгы. 

«Бер-береңне аңлап, авыр мизгелләрдә юл куя белеп яшәү гаилә учагын сүндерми гомер итәргә көч бирә. Бүген иң зур байлыгыбыз — балалар һәм оныклар. Аларны Ходай саулыктан, исәнлектән аермасын», — дип тели алар бер авыздан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев