Бохарай авылы тыл хезмәтчәне 94 яшьлек юбилеен каршылады
27 апрельдә Бохарай авыл җирлегендә яшәүче Варвара Киреева үзенең 94 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аның тормыш юлы – батырлык, ныклык һәм Ватанга ихлас хезмәт итүнең чын үрнәге ул.
Варвара Сергеевна үзенең авыр хезмәт юлын Бөек Ватан сугышы елларында башлый. Бала чагында ук ул, өлкәннәр белән беррәттән, тылда эшләп, Җиңүне якынайту өчен тырыша. Аның фидакарьлеге һәм туган җиргә булган мәхәббәте кырыс сугыш елларында нык калырга ярдәм иткән.
Үзенең юбилеенда Варвара Сергеевна батырлыгы, күпьеллык намуслы хезмәте, гаҗәеп зирәклеге һәм рухи көче өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итте.
фото авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев