Бигеш авылының иң өлкән, иң мөхтәрәм кешесе Әдибә апа Нуриевага 3 августта 94 яшь тулды.
Әдибә апа 1932 елда туган. Ул - сугыш чорын, ачлы-туклы авыр елларны күргән кеше.
Бигеш авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамилә Биктимерова белән китапханәче Айгөл Маликова бу көннәрдә аның янында булып, туган көне белән котладылар.
Әдибә апа күрше Кәрәкәс авылыннан Бигешкә килен булып төшкән. Тормыш иптәше Салихҗан абый белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, ике улы бакыйлыкка күчкән инде.
“11 яшьтән әнисез калган ул, йөрәгенә кереп калгангамы, без килгән саен Әдибә апа шуны искә ала. Өлкән буын кешеләре һәрберебез өчен зирәклек, белем һәм тормыш тәҗрибәсен саклаучы булып тора. Аларны хөрмәт итү – урта һәм яшь буынның асыл бурычы. Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне, ди татар халык мәкале”, - ди Рамилә Биктимерова.
Бүгенге көндә Әдибә апа кызы Зөлфия, улы Фирдәвес тәрбиясендә матур, чиста өйләрдә, ил-көннәргә тынычлык теләп имин гомер кичерә.
Әдибә апага исәнлек-саулык, имин көннәр телибез, ул-кызларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның рәхәтен һәм рәхмәтен күреп, озак еллар яшәргә насыйп булсын!
Фотолар мәдәнният йортыннан.
Нет комментариев