Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Автоклублылар Яңа Мәлемдә авылның актив кешесен юбилее белән котладылар

Нәҗибә апа - Яңа Мәлемнең ачык йөзле, киң күңелле кешесе, бик күпләр аңа киңәш сорап килә.

20 апрельдә Яңа Мәлем авылында гомер кичерүче  Нәҗибә Ахунова  75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

Яшьтән эш сөеп үскән кыз хезмәт юлын "Нива" совхозында бозау караучы булып башлый, төрле эшләрдә хезмәт куя. Әхмәдулла абый белән тормыш корып, 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Бик тырыш, уңган хужабикә 23 ел умартачы булып хезмәт куя. Шулай ук авылның башлангыч мәктәбендә  жыештыручы булып эшли.  Бүгенге көндә 8 оныклары, 6 оныкчыклары – Нәҗибә апа белән Әхмәдулла абыйларның яратып, көтеп алган кадерле кунаклары.

Яңа Мәлем кече авыллардан санала. 2024 елда авылга нигез салынуга 100 ел тулды. Авылда 42 кеше яши. Биредә клуб та юк. 

“Без еш әлеге кече авылга килеп, бәйрәмнәр үткәрәбез. Нәҗибә апа безнең бу эштә зур ярдәмчебез. Ул безне һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала, чаралар үткәргәндә ярдәм итә. Аның белән киңәшләшәбез һәрвакыт. Гел шундый киң күңелле булып калсын, рәхмәт аңа”, - ди автоклуб мөдире Сирена Хөснетдинова.

Юбилярны шулай ук Поповка авыл жирлеге башлыгы Оксана Юнысова һәм район мәдәният йорты автоклуб хезмәткәрләре котлап, иң изге теләкләрен җиткерде. Юбиляр хөрмәтенә иң матур җырлар яңгырады.

Фотолар автоклубтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев